16+

Башкортстанда Тукайны искә алдылар

Уфа шәһәренең иҗат әһелләре Тукайның Уфага килүенә 105 ел тулуны билгеләп үтте, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Уфа шәһәренең иҗат әһелләре Тукайның Уфага килүенә 105 ел тулуны билгеләп үтте, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Төбәкнең «Башкортстандагы татар милли-мәдәни автономиясе» республика башлыгы хакимияте, Халыклар дуслыгы йорты ярдәмендә, «Тугандаш халыклар әдәбиятында буыннар кабул итүе» II Бөтенроссия конференциясен уздырды. Әдәби симпозиум Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында үтте.

- Казан, Оренбург, Чиләбе галимнәре бүген бөек шагыйрьнең безнең халык әдәбиятында тоткан урынын искә алды, «Тукай әдәбиятта» энциклопедиясен презентацияләде. Башкорт дәүләт педагогия университеты доценты Альбина Хәлиуллина китабы зур кызыксыну тудырды, ул татар һәм башкорт шагыйрьләренең Тукай турындагы шигырьләреннән җыентык эшләгән», - дип сөйли Башкортстандагы татар милли-мәдәни автономия җитәкчесе Римма Утяшева. Ул шулай ук Уфада Габдулла Тукайга һәйкәл куелыр дигән өметтә торуларын белдерә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading