16+

Башкортстанда яшәүче Миңнеҗиһан Әкбаровага 105 яшь тулган

Башкортстанда яшәүче Миңнеҗиһан Әкбарова бу көннәрдә 105 яшен тутырган, дип яза «Кызыл таң».

Башкортстанда яшәүче Миңнеҗиһан Әкбаровага 105 яшь тулган

Башкортстанда яшәүче Миңнеҗиһан Әкбарова бу көннәрдә 105 яшен тутырган, дип яза «Кызыл таң».

Ул Дүртөйле районының Салпар авылында кызы Әлфира тәрбиясендә яши. Имай-Утар авылында туып-үскән, тормыш елы да шунда узган. Инкыйлабны, коллективлашу, репрессия елларын да, Бөек Ватан сугышын да ул бик яхшы хәтерли. Сугыш елларында көненә 50-60 сутый борчак чапкан вакытлары да булган. «Үгез җигеп җир сөрдек, авыл өстен төн пәрдәсе каплагач кына эштән бушап, өйгә кайтып керә идек», – дип искә ала ул. Әңгәсәк урманнарында агач кисәргә дә өлгерә, көрәк белән бүреләрне куркытып, ат белән йөк ташырга да, запас чабаталар алып, еракта урнашкан авылларга орлык алырга да барырга туры килә аңа. Ире белән дүрт бала тәрбияләп үстерә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading