Башкортстанның 8 вице-премьеры эштән киткән
Башкортстан Республикасы премьер-министрының сигез урынбасары да, үз теләге белән, отставкага киткән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВРЎР‚
Башкортстан Республикасы премьер-министрының сигез урынбасары да, үз теләге белән, отставкага киткән.
Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы республика Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка сылтама белән хәбәр итә.
– Премьер-министр җитәкчелегендә республика Хөкүмәте һәм барлык вице-премьерлар отставкага китү турында мөрәҗәгать итте. Мин Рөстәм Мәрдановның премьер-министр вазифасында эшләвен дәвам итүен сорадым, ә сигез вице-премьерның отставкасын кабул иттем, – дигән Радий Хәбиров.
Шул ук вакытта өч вице-премьер — Илшат Таҗетдинов, Фәрһад Самедов һәм Илшат Фәйзрахманов – әлеге вазифаны вакытлыча башкаручы статусында эшен дәвам итәчәк.
Сүз уңаеннан, республиканың элеккеге башлыгы Рөстәм Хәмитов 11 октябрьдә отставкага китүе турында игълан итте. Шул ук көнне аның урынына Красногорск шәһәр округы башлыгы Радий Хәбировны билгеләделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Язмалар
«Язар өчен теманы төшемдә күрәм»
-
#Җәмгыять
Андрей Кондратьев: “Яшьләр көнендә җитди сөйләшүләр өчен заманча иҗтимагый киңлек ачылышы бер символикага ия”
-
#Спорт
Бөтенроссия авыл Сабан туеның баш батыры билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча студент отрядларының 3,75 мең вәкиле эшкә урнашачак
-
#Җәмгыять
Дару өчен компенсацияне ничек рәсмиләштерергә?
Комментарийлар