16+

Башкортстанның халык артисты вафат

Уфада Башкортстан Республикасының халык артисты, Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт халык биюе академия ансамбле оркестры ветеран-музыкантларының берсе Җәүдәт Моратов вафат.

Уфада Башкортстан Республикасының халык артисты, Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт халык биюе академия ансамбле оркестры ветеран-музыкантларының берсе Җәүдәт Моратов вафат.

«Башинформ» хәбәр итүенчә, мәрхүм белән хушлашу 15 февральдә, 12.30 сәгатьтә Уфаның Көньяк зиратында узачак.

Җәүдәт Моратов 1970 елдан Ф.Гаскәров исемендәге халык бию ансамбле баянчы-концертмейстеры. 1989 елда — «ТАССРның атказанган артисты», 1995 елда — «Башкортстан Республикасының халык артисты» исеме бирелә.

«Башинформ» мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading