Бассейнда ун кеше, шул исәптән балалар, хлор белән агуланган
Кичә Татарстанның Балтач районында сигез бала һәм ике олы кеше бассейнда хлор белән агуланган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Кичә Татарстанның Балтач районында сигез бала һәм ике олы кеше бассейнда хлор белән агуланган.
Әлеге хәбәрне Балтач районы администрациясенә сылтама ясап, "Татар-информ" хәбәр итте.
Бу хәл көндез «Дулкын» бассейнында килеп чыккан. Балтач Үзәк район хастаханәсенә ашыгыч ярдәм машинасында 8-12 яшьлек сигез бала һәм ике олы кеше китерелгән. Пациентларның барысы да күңел болгану, баш әйләнү һәм авыз кибүеннән зарланган.
Медицина хезмәткәрләре хлор белән җиңелчә агуланганнар дип диагноз куйган. Бүген аларны хастаханәдән чыгарганнар. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.
– Барлык балаларны да канәгатьләнерлек хәлдә хастаханәдән чыгарганнар. Бары тик бер кызны гына табиблар күзәтүендә калдырганнар. Балалар белән бергә Балтач Үзәк район хастаханәсенә китерелгән ике олы кешене кичә кич өйләренә чыгарганнар, – диелгән ведомство хәбәрендә.
Йөзү бассейнының эше вакытлыча туктатылган. Гадәттән тыш хәл урынында су үрнәкләре алынган. Район хакимиятендә әлеге һәлакәтнең сәбәбен сулыкның чистарту системасында тоткарлык булуда дип аңлатканнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Римма Сыдыкова: Татарстан социаль ярдәм чаралары буенча лидер булып тора
-
#Спорт
Көрәш буенча Дөнья Кубогы ияләре ачыкланды. Татарстан көрәшчеләре ничек көрәште?
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның бер районында янгында өлкән яшьтәге ике хатын-кыз янып үлгән
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча юлларда 1 млн кв метр асфальтның өске катламы җәелгән
-
#Спорт
“Көрәшче булмаган район юк ул!”, яки Федерация утырышында истә калганнар
Комментарийлар