16+

Бастрыкин: Казан гимназиясенә һөҗүм итәргә Галәвиев берничә ай әзерләнгән

175 нче Казан гимназиясендә ут ачкан Илназ Галәвиевв җинаятькә берничә ай әзерләнгән. Бу хакта РИА Новостига Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин сөйләгән.

175 нче Казан гимназиясендә ут ачкан Илназ Галәвиевв җинаятькә берничә ай әзерләнгән. Бу хакта РИА Новостига Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин сөйләгән.

РФ Тикшерү комитеты башлыгы сүзләренчә, 2021 ел башында ук Галәвиев җинаятькә әзерләнә башлаган.

"Бу интернет челтәреннән деструктив бергәлекләр, аерым алганда корал кулланып кылынган массакүләм үтерүләр һәм мәктәпләрдә шартлаткыч җайланмалар куллану турындагы мәгълүмат тәэсирендә килеп чыккан", - дигән Бастрыкин.

Искәртәбез, фаҗига узган елның 11 маенда Казанның 175 нче гимназиясендә килеп чыккан. Һөҗүм нәтиҗәсендә 9 кеше һәлак булды, шуларның җидесе - балалар. Тагын 24 төрле җәрәхәтләр алды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading