16+

Баулы янындагы һәлакәттә ике кеше һәлак булган һәм өч кеше зыян күргән

Баулы районында фура катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше һәлак булган.

Баулы районында фура катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше һәлак булган.

14 февральдә 11.45 сәгатьтә Мәскәү-Чиләбе М5 «Урал» автомобиль юлының 1262 километрында, Чиләбе шәһәреннән Мәскәүгә таба юл тоткан «МАЗ» автомобилен йөртүче 48 яшьлек ир-ат РФ Юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләренең 9.1, 10.1нче пунктларын бозып, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайлап ала алмаган. Хәрәкәт итүнең каршы як полосасына килеп чыккан һәм биредә "Хендай" автомобиле белән бәрелешкән.  

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүчесе, 45 яшьлек ир һәм аның 15 яшьлек пассажиры алынган җәрәхәтләрдән каза урынында ук вафат булган.
"МАЗ" автомобиле йөртүчесе, шулай ук "Хендай"ның ике пассажиры: 18 яшьлек егет һәм 43 яшьлек хатын-кыз төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре белән район хастаханәсенә озатылган.

Фото: http://bavly-tat.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading