16+

Баулыда боевик төшерәләрме әллә? 

Салмыш хәлдә булган машина йөртүчегә карата ЮХИДИ хезмәткәрләренә хәтта утлы корал да кулланырга туры килгән. 

Салмыш хәлдә булган машина йөртүчегә карата ЮХИДИ хезмәткәрләренә хәтта утлы корал да кулланырга туры килгән. 

Аек булмаган машина йөртүче үзенең сугыш этен ЮХИДИ хезмәткәрләренә каршы котырткан. Ә җанвар исә полицейскийларга һөҗүм иткән. 

Иртән, 18 апрельдә, Баулы районының Алексеевка авылында ЮХИДИ хезмәткәрләренә исерек машина йөртүчене тоткарлау вакытында  табель коралын кулланырга туры килгән. Бу хакта "Баулы-информ"га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткән.

Эш болайрак булган, патрульлек итү вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре полиция машинасын күреп качарга тырышкан ВАЗ-2114 автомобиленә игътибар иткән. Хокук сакчылары шикләнеп, транспортны туктатырга тырышып карыйлар. Әмма машина йөртүче туктау турындагы таләпкә буйсынмыйча, качарга тырыша.

Хокук сакчылары аны куа башлыйлар. Махсус тавыш һәм яктылык сигналларын кабызып, ЮХИДИ экипажы шикле машинаны эзәрлекли  башлый. Авылдан чыккач, хокук бозучы юл кырыена барып төшә һәм пычракта батып кала. Ләкин бу вакытта да ВАЗ йөртүчесе автомобильдән чыгудан баш тарткан һәм полицейскийларга каршы салондагы сугыш этен котырткан.

Һөҗүм иткән эттән арыну өчен ЮХИДИ хезмәткәрләренең берсе табель коралын кулланырга мәҗбүр булган. Пуля ялгыш тоткарланган машина йөртүченең сул аягына эләгә. Зыян күрүчегә хокук сакчылары урында ук беренче ярдәм күрсәтәләр, аннары ул җирле хастаханәгә госпитализацияләнгән.

Полицейскийлардан качып йөргән кеше элек берничә тапкыр хөкем ителгән булган. Аңа өч административ беркетмә төзелгән. Шулай ук 2018 елда ир-ат исерек килеш машина йөрткәне өчен таныклыгыннан мәхрүм ителгән. Ягьни хәзерге вакытта аның машина белән идарә итәргә хокукы булмаган. 

Җыелган материаллар РФ Җинаять кодексының 318 маддәсе буенча "Хакимият вәкиленә карата көч куллану" буенча процессуаль карар кабул итү өчен Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенә җибәрелгән.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X