16+

Бавыр күчереп утырткан хатын бала тапкан

Татарстанда яшәүче 38 яшьлек хатын-кыз бавыр трансплантациясен кичергәннән соң, балага узган һәм уңышлы гына бала тапкан. 

Татарстанда яшәүче 38 яшьлек хатын-кыз бавыр трансплантациясен кичергәннән соң, балага узган һәм уңышлы гына бала тапкан. 

2019 елның декабрендә Татарстан табиблары аның бавырын күчереп утырткан. Үз органын ул аутоиммун гепатиты аркасында югалткан.

Мондый зур операциядән соң хатын-кызларга кимендә бер ел бала табарга киңәш ителми. Шуңа да карамастан ул 2020 елның июлендә балага уза.

"Мин трансплантациягә кадәр үк хәл иттем, әгәр Алла кушса, исән калачакмын. Башка чарам барыбер юк иде. Йөклелек турында белгәч, Аллаһы безгә 15 ел бала бирмәде, йөклелекне өзү турында һич кенә дә уйламадым. Исән-сау бала табачагыма ышандым”, - ди әни кеше. 

Йөклелекнең 37 атнасында хатын-кыз Республика клиника хастаханәсенең Перинаталь үзәгендә бала тапты. Сабыйның авырлыгы – 3,5 кг.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading