16+

Путин кулыннан котлау

Шушы көннәрдә Балтач районы Пыжмара авылында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифулла Хадеевның 90 яшен тутырган.

Шушы көннәрдә Балтач районы Пыжмара авылында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифулла Хадеевның 90 яшен тутырган.

Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау, Балтач районы башлыгы, социаль яклау бүлеге һәм соңгы эш урыныннан бүләкләр тапшырганнар.

Гарифулла абый хатыны Минсафа белән бергә 65 ел тормыш иткәннәр, күптән түгел тимер туйларын билгеләп үткәннәр. Алар бик бай: 5 бала тәрбияләп үстергәннәр, 10 онык һәм 14 оныкчыкның яраткан әби-бабасы булып яшиләр.

Гарифулла абый озак еллар умарталыкта умартачы, аннары колхозда агач эше остасы булып эшләгән. Минсафа апа колхозда пешекче булып хезмәт куйган. Хәзер озын гомерле гаилә пары улы һәм килене белән яши.
 

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading