16+

Байден Путинның "чын проблемасы бар" дип белдерде

АКШ президенты сүзләренчә, Россия икътисады бары тик атом-төш коралына һәм нефть ресурсларына гына таяна.

АКШ президенты сүзләренчә, Россия икътисады бары тик атом-төш коралына һәм нефть ресурсларына гына таяна.

АКШ президенты Джо Байден Россия икътисады бары тик атом-төш коралына һәм нефть ресурсларына гына таяна дип раслый. Сишәмбе көнне Милли разведка директоры штаб-фатирында чыгыш ясаганда, Америка лидеры Женевада РФ президенты Владимир Путин белән очрашу турында искә төшерде. Байден версиясе буенча, Путинның "чын проблемасы бар". "Ул атом-төш коралы һәм нефть скважиналары булган икътисад белән җитәкчелек итә. Башка берни дә юк", - дип саный Америка президенты. "Хәзер аларның икътисады нинди? Дөньяда иң кечкенәләрнең сигезенчесе?" - дип өстәде ул. Аннары Байден шунда ук өстәп куйды: "Сигезенче - ул кайсы күрсәткечләр буенча?" "Путин, чыннан да, үзенең күңелсез хәлдә булуын белә, һәм бу, миңа калса, аны тагын да куркынычрак итә", - диде АКШ президенты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading