16+

Базардан 100 гә якын кеше чыгарылган

Казанның Мәскәү базарында мина урнаштырылуы турындагы хәбәрләр аркасында кешеләрне эвакуацияләгәннәр.

Казанның Мәскәү базарында мина урнаштырылуы турындагы хәбәрләр аркасында кешеләрне эвакуацияләгәннәр.

Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итте.
Агентлыкка билгеле булганча, ашыгыч хезмәтләргә бер хатын-кыз шалтыраткан. Аның янына имештер бер ир-ат килгән һәм базарда бомба куелуы турында әйткән. Шалтыратулардан соң хатын-кызның телефоны җавап бирми башлаган.  Хәзер урында ашыгыч хезмәт вәкилләре эшли. 100 гә якын кеше эвакуацияләнгән.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading