16+

Җәббаров: Татарстанда яңа уңыш җыеп алганчыга кадәр карабодай запасы җитәргә тиеш

Татарстанда 10 айда 5,7 мең тонна карабодай ярмасы җитештерелгән.

Татарстанда 10 айда 5,7 мең тонна карабодай ярмасы җитештерелгән.

Татарстанда быел карабодай запасы яңа уңыш җыеп алганчыга кадәр җитәргә тиеш. Мондый мәгълүматны республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җиткерде.

Җәббаров сүзләренчә, карабодай белән тәэмин ителеш буенча проблема юк. Быел Татарстанда 5,7 мең ярма җитештерелгән. Безнең республикада аны җитештерү өчен ике эре предприятие бар. Мәсәлән, «Бөгелмә беренче икмәк продуктлары комбинаты»  тәүлегенә 60 тонна карабодай җитештерә, ә «Хузангай» ҖЧҖ тәүлеккә 1,5 тонна карабодай ярмасы җитештерә.

Россиядә 2020 елда карабодай уңышы 13,6%ка арткан һәм 893 мең тоннага җиткән. Бу карабодай ярмасына бәяләрнең тотрыклануына ярдәм иткән.
Фото: http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading