16+

Бәби-бокс тартмасына бала ташлап киткәннәр

Татарстанның Чаллы шәһәрендә Кама балалар медицина үзәгендәге бәби-бокс тартмасына беренче тапкыр бала ташлап китү очрагы булган.

Татарстанның Чаллы шәһәрендә Кама балалар медицина үзәгендәге бәби-бокс тартмасына беренче тапкыр бала ташлап китү очрагы булган.

«27 гыйнварда медицина үзәгенең бәби-боксында бала калдырып киткәннәр. Сабый тормышына һәм сәламәтлегенә берни янамый. Бу - бәби-бокс ярдәмендә баланың гомере саклап калынган беренче очрак. Медицина персоналы регламент нигезендә килешенгән тәртип буенча эш иткән. Алга таба балага карата чаралар Россия законнары кысаларында башкарылачак», - дип хәбәр иткәннәр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына медицина үзәгенең матбугат хезмәтендә.
Искәртеп үтик, бәби-бокс Чаллыда Кама балалар медицина үзәгендә 2015 елның маенда ачылган иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading