16+

БДИ бетерелерме-юкмы - октябрьдә хәл ителәчәк

Закон проекты авторлары билгеләп узганча, БДИ ата-аналарны репетиторларга акча түгәргә мәҗбүр итә.

Закон проекты авторлары билгеләп узганча, БДИ ата-аналарны репетиторларга акча түгәргә мәҗбүр итә.

Октябрьдә Дәүләт Думасы бердәм дәүләт имтиханын гамәлдән чыгару турындагы закон проектын беренче укылышта карарга ниятли. Бу хакта, Мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары Яна Лантратовага сылтама белән, Риа-Новости хәбәр итә.

Искәртеп үтик, июнь аенда өч партия - ЛДПР, КПРФ һәм СРЗП депутатлары Бердәм дәүләт имтиханын төп гомуми һәм урта белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә алмаштыруны күздә тоткан  документны Түбән палатага кертте. Әгәр дә закон хуплау тапса, ул 2025 елның 1 гыйнварыннан ук үз көченә керергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading