16+

БДИ да күчерелә?

Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның төп  вакыты 25 майдан 29 июньгә кадәр узачак.

БДИ да күчерелә?

Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның төп  вакыты 25 майдан 29 июньгә кадәр узачак.

БДИ һәм Дәүләт чыгарылыш имтиханнарын алдан бирүчеләрнең вакыты 20 марттан 13 апрельгә кадәр билгеләнгән булса да, хәзер аларны үткәрү көннәре күчерелә, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы.

“Коронавирус авыруы таралуга бәйле килеп туган вәзгыять шартларында, алдан планлаштырылган 11(12) сыйныфта бердәм дәүләт имтиханы һәм дәүләт чыгарылыш имтиханын үткәрү төп чорга күчерелә», — диелә министрлык хәбәрендә.

Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның төп  вакыты 25 майдан 29 июньгә кадәр узачак. Министрлык вакытыннан алда имтихан тапшыру өчен гариза биргән узган елгы һәм быел мәктәпне тәмамлаучы чыгарылыш сыйныф укучыларына яшәү урыны буенча мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә. Алар дәүләт имтиханнарының төп чорына гаризаларын кабаттан теркәргә тиеш. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading