16+

БДИ нәтиҗәләре билгеле: математиканы рус теленнән начаррак беләләр

Шушы көннәрдә мәктәп укучылары сайлау буенча тарих һәм информатикадан Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыра. Сынау нәтиҗәләре 29 июньнән дә соңга калмыйча игълан ителәчәк. Ә мәҗбүри имтиханнар - рус теле һәм база дәрәҗәсендәге математикадан нәтиҗәләр билгеле инде.

Шушы көннәрдә мәктәп укучылары сайлау буенча тарих һәм информатикадан Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыра. Сынау нәтиҗәләре 29 июньнән дә соңга калмыйча игълан ителәчәк. Ә мәҗбүри имтиханнар - рус теле һәм база дәрәҗәсендәге математикадан нәтиҗәләр билгеле инде.

Укучыларга БДИ нәтиҗәләре белән танышу авырлык тудырмый. Бердәм дәүләт имтиханының рәсми сайтында абитуриентлар персональ мәгълүматларны кертеп, үзләренең балларын күрә ала. Рус теле һәм математикадан мәҗбүри булган әлеге имтиханнар аттестат алу-алмауны да хәл итә. Быел Татарстанда рус теленнән имтиханны 16 меңнән артык укучы тапшырган. Быелгы нәтиҗәләр сөендерә, 100 балл җыючы укучылар саны арткан. Былтыр рус телен камил белгән 57 укчы исәпләнсә, быел алар 87гә җиткән. Ә менә дүрт укучы имтиханны "икеле"гә тапшырган. Математика фәнен менә инде икенче ел ике өлештә бирү каралган. База дәрәҗәдәге сынауда - биремнәр җиңелрәк булуы белән аерылып тора. Математиканы "өчле"лек белсәң дә, аттестат алу мөмкинлеге бар, тик менә бу билге белән профильле вузга кереп булмаячак. Быел база дәрәҗәдәге математиканы республикабызда 10675 кеше тапшырган. Шуларның 4958се «бишле» алган. «Икеле» алучылар 135 кеше. Имтиханны тапшыра алмаганнар өчен 25 августтан 12 сентябргә кадәр үзләрен сынап карау өчен тагын бер мөмкинлек бирелә. Моның өчен республика белем бирү сыйфаты мониторингы үзәгенә гариза тапшырырга кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading