16+

БДИ вакытында бер кызның йөрәге туктаган

Чебоксарда 11 сыйныф укучысын математика фәненнән БДИ биргән вакытта йөрәк өянәге тотып үлгән.

Чебоксарда 11 сыйныф укучысын математика фәненнән БДИ биргән вакытта йөрәк өянәге тотып үлгән.

Кызның балачактан ук сәламәтлеге начар булган. Россия Мәгариф министрлыгы хәбәр итүенчә, аңа имтиханда катнашудан баш тартырга да кушканнар, ләкин кыз имтихан бирәм, дигән.

Чувашия Республикасы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Елена Романова сүзләренчә, кызның үлеменә имтихан вакытында борчылу, эсселек һәм йөрәк авыруы сәбәпче булган.

Укучы кыз имтихан алдыннан дару да эчкән булган әле. Бер сәгать ул биреминәрен үтәгән, шуннан соң “чыгып керсәм ярыймы дип” коридорга чыккан. Шунда ук йөрәген тотып егылган. Кызга беренче ярдәм күрсәтергә ике ашыгыч ярдәм машинасы килә, ләкин аны коткарып кала алмаганнар. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading