16+

БДИны алдан тапшыралар

Татарстанда 391 кеше БДИны вакытыннан алда тапшыруга гариза биргән. 21 мартта беренче имтиханнар башланып китте. Беренчеләрдән булып, әдәбият, химия һәм географияне сайлаган чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ тапшыра.

Татарстанда 391 кеше БДИны вакытыннан алда тапшыруга гариза биргән. 21 мартта беренче имтиханнар башланып китте. Беренчеләрдән булып, әдәбият, химия һәм географияне сайлаган чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ тапшыра.

Аерым алганда, әдәбиятны 26 кеше, химияне – 70, географияне – 7 кеше тапшыра.

Өч көннән соң – 24 мартта вакытыннан алда рус теленнән БДИ язачаклар.  28 март – математика; 31 март – чит телләр, тарих, физика; 1 апрель – чит тел (телдән); 4 апрель – информатика, 7 апрель – җәмгыять  белеме, биология фәннәреннән имтиханнар узачак.

Резерв көннәр 11, 13, 15 апрельдә була. Татарстанда барлыгы бердәм дәүләт имтиханнарын 14 предмет буенча 391 кеше тапшыра. Аларның күпчелеге – узган елларны тәмамлаучылар икән. Араларында үз нәтиҗәләрен яхшыртып, вузга керү өчен кирәкле баллар җыярга теләүчеләр күп. Болардан тыш, төп вакытта БДИ бирә алмаучы унберенче сыйныф укучылары да бар.

21 мартыннан 15 апрельгә кадәр республикада имтихан үткәрү өчен 3 пункт эшли: Чаллы шәһәренең 48 нче һәм 44 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Казанның 8 нче гимназиясе.
Имтиханнарның нәтиҗәләрен үзләре гариза биргән мәгариф бүлекләрендә, 11 сыйныфлар исә үз мәктәпләрендә белешә ала.  Шулай ук http://check.ege.edu.ru сайтында нәтиҗәләр бастырылачак. Аны карау өчен төбәкне сайларга, исем-фамилия, атасының исеме һәм паспорт номерын (сериясез) кертергә кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading