16+

БДИны камилләштерү буенча 200дән артык тәкъдим килгән

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт имтиханнарда катнашучылардан, аларның ата-аналарыннан һәм укытучылардан БДИны камилләштерү буенча тәкъдимнәр җыюны төгәлләгән.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт имтиханнарда катнашучылардан, аларның ата-аналарыннан һәм укытучылардан БДИны камилләштерү буенча тәкъдимнәр җыюны төгәлләгән.

Ведомство белгечләре ел саен, имтиханнарның төп чоры тәмамланганнан соң, бу эшне башкара. Быел ике йөздән артык тәкъдим килгән. 

- Без һәрвакыт мәктәп укучылары, ата-аналар, имтихан оештыручылары җибәргән фикерләрне игътибар белән карап чыгабыз, имтиханны объектив һәм уңайлы итү өчен БДИ процедурасын һәм эчтәлеген даими камилләштерәбез, - дип билгели Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев. 

Күпчелек тәкъдимнәр традицион рәвештә төрле фәннәр буенча биремнәрне бәяләү критерийларына карый. Шулай ук дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү рәвешләрен, БДИ җаваплары бланкларын һәм имтиханнарның озынлыгын үзгәртү турында тәкъдимнәр булган. Моннан тыш, БДИ оештыручыларын сыйфатлырак әзерләү, апелляцияләр бирү һәм аларны карау процедурасын үзгәртүне сорап мөрәҗәгать итүчеләр бар.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading