16+

«Бөек дөяләр» КХЛда уйнарга мөмкин

Гарәп Әмирлекләре хоккей лигасының башлыгы, Россия бизнесмены Владимир Бурдин, 2012 елда КХЛда Дубай командасы чыгыш ясый башларга мөмкин, дип белдерде.

Гарәп Әмирлекләре хоккей лигасының башлыгы, Россия бизнесмены Владимир Бурдин, 2012 елда КХЛда Дубай командасы чыгыш ясый башларга мөмкин, дип белдерде.

«Әлегә КХЛ белән бу турыда сөйләшүләр булмады, аңа хәтле безгә Гарәп Әмирлекләре лигасында эчке тәртипне урнаштырырга кирәк. Биредә хоккей командасы булдыру әллә ни мәшәкать тудырмаячак, КХЛ җитәкчелеге белән килешсәк, Милли хоккей лигасы йолдызларыннан коллектив туплый алачакбыз һәм ул нәтиҗәне бик тиз бирәчәк. Без Александр Овечкин, Евгений Малкинның уенын күзәтәбез, НХЛда аларның карьералары тәмамлангач, бу хоккейчылар белән сөйләшергә, килешү үзенчәлекләрен хәл итәргә әзер. Шулай ук Дацюк белән Мозякин дәрәҗәсендәге уенчылар да безнең командада чыгыш ясый алыр иде. Төньяк Америкада уйнап кайткан бик күп россияле Дубайга теләп киләчәк, чөнки биредә тормыш дәрәҗәсе бөтенләй бүтән», дип белдергән Гарәп Әмирлекләре хоккей лигасының башлыгы, бизнесмен Владимир Бурдин.
Ә команданың исеменә килгәндә, әлегә ул сайланмаган, берничә вариантны карыйлар. Бүген алар карамагында «Бөек дөяләр» дигән команда бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading