16+

Бөек Ватан сугышы ветераннары Җиңүнең 78 еллыгына түләү алачак

Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге апрель аенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган еллык түләүләрне күчерәчәк.

Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге апрель аенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган еллык түләүләрне күчерәчәк.

Республикада 248 сугыш катнашучысы һәм 47 инвалид ярдәм чарасына өмет итә ала.

Социаль фондның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 10 мең сум күләмендә түләү апрель өчен пенсия белән бергә күчереләчәк. Моның өчен ветераннарга яки аларның вәкилләренә гариза бирергә һәм клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Түләүләр Россия Социаль фондының Татарстан бүлегендә булган мәгълүматлар буенча исәпләнә.

Исегезгә төшерәбез, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан инвалидларга һәм катнашучыларга бер тапкыр бирелә торган түләү Россия Федерациясе Президентының 2019 елның 24 нче апреленнән чыккан 186 нчы номерлы «Җиңү көненә гражданнарның кайбер категорияләренә еллык акчалата түләү турында»гы Указына ярашлы рәвештә башкарыла, дип яза kzn.ru.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading