16+

Бөекләребез онытылмасын! 

Казан шәһәренең Тукай музеенда әдәбият галиме Зөфәр Рәмиев тарафыннан язылган «Миргазиз Укмаси: әсәрләр, мәкаләләр, истәлекләр» китабының презентациясе узды. 

Казан шәһәренең Тукай музеенда әдәбият галиме Зөфәр Рәмиев тарафыннан язылган «Миргазиз Укмаси: әсәрләр, мәкаләләр, истәлекләр» китабының презентациясе узды. 

Миргазиз Укмаси – шагыйрь, драматург, язучы, шулай ук Тукайның замандашы; Укмаси соңгы сулышына кадәр шагыйрь янәшәсендә булган. 

Әдәбият белгече, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов: «Безгә татар әдәбиятының күренекле шәхесләре бик аз таныш. 20 нче гасыр башы әдипләре буенча тупланган белемебез – айсбергның башы гына», –дигән фикере белән уртаклашты. 

Китап авторы Зөфәр Рәмиев әдипнең истәлекләрен өйрәнгән, мәкаләләрен эшкәрткән, гомумән, бик зур эшләгән. Һәм бу аның чын күңеленнән чыккан гамәл. 

«Ник бу китапларны элегрәк чыгармыйсыз, дип сүгәләр безне. Кемнәр белән чыгарыйк соң без аларны? Каян гына кеше табыйк? Эзли башласаң да, хәзер бит бөтен татар халкына шул 15 яхшы текстолог кына бар. Мондый эш бушка һәм милләткә дип эшләнә бит. Хәзер кем генә андый шартларга килешер...», – диде филология фәннәре докторы Фәрит Яхин. 

Чарада шулай ук Балык Бистәсе Кече Укмас авылыннан әдипнең авылдашлары, танылган шагыйрьләр, студентлар һәм остазлар катнашты. Тәкъдим итү мизгелләре Казан дәүләт мәдәният институты студентлары, Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев чыгышлары белән үрелеп барды. 

Әдилә Закирова 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading