16+

Белемле булсаң - сайлаулар җиңел уза

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе республикадагы барлык шәһәрләр белән районнарның территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзаларын укыту уздырды.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе республикадагы барлык шәһәрләр белән районнарның территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзаларын укыту уздырды.

Укуга республиканың сайлау системасындагы 21 мең хезмәткәр җәлеп ителгән. Быелның 8 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауларны үткәрүдә катнашачак сайлау комиссияләренең тулы составы бу.

- Тавыш бирүне оештыру һәм үткәрү сайлаулар законнарын тирәнтен белүне таләп итә. Хәзер сайлау комиссияләре эшенә югары таләпләр куела, шунлыктан, безгә республиканың барлык сайлау системасы хезмәткәрләрен колачлап, уку-өйрәтүләр үткәрү гаять әһәмиятле иде,-ди Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Сайлауларга әзерлек кысаларында, укыту барышында тәүге мәртәбә “Избиратель Татарстана” мобиль кушымтасы файдаланылган. Аның төп өстенлеге- укытуны өзеклексез алып бару. Мобиль кушымта 24/7 режимында комиссияләр әгъзаларына республиканың сайлау системасы эшчәнлегенә кагылышлы барлык документлар белән танышырга мөмкинлек тудыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X