16+

Белгечләр ТР Спорт министрлыгының өстенлекле максатлары һәм бурычлары буенча тәкъдим керттеләр

     20 октябрьдә Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышы узды, аның кысаларында экспертларның һәм министрлыкның 2021 елга өстенлекле максат һәм бурычлары исемлегенә кертү өчен тәкъдимнәре каралды.  

     20 октябрьдә Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышы узды, аның кысаларында экспертларның һәм министрлыкның 2021 елга өстенлекле максат һәм бурычлары исемлегенә кертү өчен тәкъдимнәре каралды.  

ТР Спорт министрлыгы ике ел рәттән республика хакимияте органнары максатларын һәм бурычларын ачык формалаштыру проектында катнаша, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Фикер алышу кысаларында спорт өлкәсендәге эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре буенча министрлык каршындагы иҗтимагый совет рәисе Әмир Харисов, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Дмитрий Хафизов, Олимпия уеннарының көмеш призеры, дөнья чемпионы Светлана Демина, Казанның компьютер спорты федерациясе президенты Дмитрий Флакс, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты ректоры Асия Тимирясова  үз тәкъдимнәре белән чыгыш ясадылар.

Бүгенге көндә ТР Спорт министрлыгы өчен 23 иҗтимагый максат һәм бурычлар формалаштырылган, шулар арасыннан 15 бурычны сайлап алырга кирәк булачак. Һәм алар ТР дәүләт хезмәтләре порталындагы тавыш бирүдә катнашачак. Аларның җидесе, сораштыру нәтиҗәләрен исәпкә алып, 2021 елга өстенлекле бурычлар булачак. Бу бурычларның үтәлеше турындагы хисаплар белән проект сайтында танышырга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading