16+

Белгечләр Яңа ел традициясеннән баш тартырга чакыра

Шампан шәрабына Яңа ел теләкләре язып яндырылган кәгазь кисәкләрен салып эчү традициясе сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин.

Шампан шәрабына Яңа ел теләкләре язып яндырылган кәгазь кисәкләрен салып эчү традициясе сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин.

Туклану һәм биотехнология тикшеренү федераль үзәге вәкиле Сергей Морозов шулай дип кисәтә. Кәгазь көле аркасында кеше агуланырга мөмкин, чөнки ул ашау продукты түгел. Аның алкоголь белән ничек реакциягә керүен белмибез, шуның өстенә кәгазьгә теләкләрне без ручка белән язабыз, анысының да зыяны булуы бар, дигән Морозов.

Белгечләр әйтүенчә, әлеге Яңа ел традициясе безгә Америкадан кергән. Ул бездә исә күбесенчә 20-40 яшьлек хатын-кызлар арасында популяр ди.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading