16+

Бензин пычкычы белән киселгән кулны ялгаганнар

Татарстан клиник хастаханәсе табиблары Марий Элда яшәүченең бензопила белән киселгән кулын коткарып калган. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан клиник хастаханәсе табиблары Марий Элда яшәүченең бензопила белән киселгән кулын коткарып калган. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

73 яшьлек ир-ат 18 июльдә үз участогында эшләгән вакытта җәрәхәт ала.

Пенсионерны шунда ук Марий-Эльның район үзәк хастаханәсенә китергәннәр. Җирле табиблар аңа беренче ярдәм күрсәткәннәр, алга таба дәвалау өчен авыруны Казанга микрохирургларга җибәргәннәр.

Кичке 7 дән төнге сәгать 12гә кадәр Казан табиблары ир-атның кулын яңадан "җыйганнар": сөякләрен теркәгәннәр, кан тамырларын протезлаганнар, сеңерләрен ялгаганнар. Төн уртасында РКБ микрохируглары операцияне тәмамлаган.

Марий-Элда яшәүче җәрәхәт алган ир-атны хастаханәнең кабул итү бүлегенә улы, яра алып, 6 сәгать узгач кына китергән була.

Хәзерге вакытта хаста үзен яхшы хис итә, кулы акрынлап сихәтләнеп килә.

фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading