16+

Бензинга бәяләр арткан

Узган атнада – 12-19 сентябрьдә Татарстанда АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензинга, шулай ук дизель ягулыгына бәяләр арткан.

Узган атнада – 12-19 сентябрьдә Татарстанда АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензинга, шулай ук дизель ягулыгына бәяләр арткан.

Бу мәгълүматларны Татарстанстат игълан итте.

Статистика мәгълүматларына караганда, АИ-92нең уртача бәясе 1 тиенгә артып, литры 45,93 сум булган. АИ-95 бензины бәясе 8 тиенгә күтәрелгән. Бер литры 49,42 сумны тәшкил итә.

Дизель ягулыгы бәясе 11 тиенгә күтәрелде. Ул бер литры өчен 52,62 сумнан 52,73 сумга җитте. Шул ук вакытта АИ-98 бензинының бәясе элекке дәрәҗәдә калды. Бер литры 52,4 сум тора.

Шуны әйтергә кирәк, хәзер АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензин 2022 ел башы белән чагыштырганда арзанрак. Декабрь азагында АИ-92 бензинының литры – 45,98 сум, ә АИ-95 бензины 49,51 сум тора иде.

Чыганак - "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading