16+

Бер авария, биш зыян күрүче

«Форд Мондео» һәм «Лада Гранта» автомобильләре «маңгайга-маңгай» бәрелешкән.

Бер авария, биш зыян күрүче

«Форд Мондео» һәм «Лада Гранта» автомобильләре «маңгайга-маңгай» бәрелешкән.

Татарстанның Чистай районында ике машина бәрелешеп, берничә кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр иткән.

Юл һәлакәте бүген иртәнге 9лар тирәсендә Кызылъяр һәм Олы Талкыш авыллары арасында булган. Биредә «Форд Мондео» һәм «Лада Гранта» автомобильләре «маңгайга-маңгай» бәрелешкән. Нәтиҗәдә, ике машина да юл читенә очкан, анда чит ил автомобиле юл билгесенә килеп сыланган.

«Авариядә биш кеше тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләрнең барысын да хастаханәгә озаттылар», — дип белдерде шаһитлар.

Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading