16+

Бер авария - дүрт мәет...

Һәлак булучылар арасында ике бала да бар. 

Һәлак булучылар арасында ике бала да бар. 

24 октябрь иртәсендә Новосибирск өлкәсенең Болотнинский районында микроавтобус белән шәһәрара автобус бәрелешкән вакытта биш кеше һәлак булган. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгының Новосибирск өлкәсе буенча идарәсенә сылтама белән ТАСС хәбәр итте.

Һәлак булучылар арасында ике бала да бар. 

Авария иртәнге 10.30 сәгатьтә Р-255 «Себер» трассасының 129 нчы километрында була. Toyota микроавтобусы белән 52 яшьлек ир-ат идарә итә. Микроавтобус Новосибирск ягыннан Болотное шәһәренә таба бара. Ул каршы як полосага чыга һәм рейс буенча бара торган пассажир автобусына бәрелә. Автобус Томск шәһәреннән Барнаулга таба барырга чыккан булган.

Toyota йөртүчесе, 9 яшьлек кыз, 4 яшьлек малай һәм пассажир хатын-кыз имгәнә һәм урында ук үләләр. Тагын ике пассажирны авыр хәлдә хастаханәгә алып китәләр. Тик бер хатын-кыз юлда вафат була.

Рейс автобусындагы кешеләр арасында имгәнүчеләр юк. Аларны резерв транспортка утыртып, тиешле урынга илтеп җиткергәннәр.

Авария сәбәпләрен полиция хезмәткәрләре ачыклый, дип хәбәр итә ТАСС.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading