16+

Бер авария - ике мәет...

Аварияне күргән кешеләр шунда ук «Ауди» автомобиленең шоферы һәм пассажирларына ярдәмгә ашыга.

Бер авария - ике мәет...

Аварияне күргән кешеләр шунда ук «Ауди» автомобиленең шоферы һәм пассажирларына ярдәмгә ашыга.

Казанда «Ауди» автомобиле зур тизлектә бетон киртәгә килеп бәрелгән, ике кешенең гомере өзелгән. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар интернетта әлеге авариянең видеосын урнаштырган.

Кадрлардан күренгәнчә, юлның сул ягыннан зур тизлектә кара төстәге чит ил автомобиле «очып» уза һәм идарәсен югалтып, бетон киртәгә килеп бәрелә. Шуннан соң машинаны юлның икенче ягына алып ташлый.

Әлеге аварияне күргән кешеләр шунда ук «Ауди» автомобиленең шоферы һәм пассажирларына ярдәмгә ашыга. Кызганыч, авария нәтиҗәсендә ике кешенең гомере өзелгән.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X