Социаль челтәрләрдә Чаллыда ГЭС бистәсендә 10нчы комплекста бер бала люкка егылып төшкән, дигән мәгълүмат пәйда булган. Шаһитләр әйтүенчә, кое нечкә фанера белән генә капланган булган.
Язма авторы сүзләренчә, шул тирәдән узып баручылар баланың тавышын ишетеп, аңа чыгарга ярдәм иткән.
Әлеге мәгълүмат пәйда булгач, Татарстан прокуратурасы тикшерү башлаган. Кагыйдә бозулар ачыкланган очракта, прокуратура тарафыннан җавап бирү чаралары күреләчәк, дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар