16+

Бер бала машина тәгәрмәче астына эләгеп, җитди җәрәхәтләр алган

Тукай районының Бәтке авылында Үзәк урамыннан баручы автомобиль велосипедка утырган кызны бәрдерә.

Тукай районының Бәтке авылында Үзәк урамыннан баручы автомобиль велосипедка утырган кызны бәрдерә.

Бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, дип яза "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

Һәлакәт кичә кич булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 25 яшьлек Ford Focus йөртүчесе куркынычсыз тизлек һәм дистанцияне сайламаган һәм велосипедта хәрәкәт иткән 12 яшьлек кызны бәрдергән.

Бала шул чаклы машина тәрәзәсенә килеп бәрелгән ки, хәтта ул чатнап киткән. Бу инде бәрелүнең никадәр җитди булуы хакында сөйли.

Кызны авыр тән җәрәхәтләре һәм имгәнүләр белән Яр Чаллыга хастаханәгә алып киткәннәр. Автомобильне штрафстоянкага җибәргәннәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading