16+

Бер бүлмәле фатир сатып алу өчен казанлыларга 11 ел акча җыярга кирәк

Бер бүлмәле фатир сатып алуга акча җыю өчен Казанда яшәүчеләргә уртача 11 ел кирәк. Бу хакта ЦИАН һәм Headhunter тикшеренүләрендә әйтелә.

Бер бүлмәле фатир сатып алуга акча җыю өчен Казанда яшәүчеләргә уртача 11 ел кирәк. Бу хакта ЦИАН һәм Headhunter тикшеренүләрендә әйтелә.

Тикшеренү барышында шәһәрдә уртача хезмәт хакы 42,5 мең сум күләмендә теркәлгән, ә икенчел базардагы бер бүлмәле фатир бәясе - 4,1 млн сум. Мисал өчен, ипотека өчен беренчел взносны ике ел җыярга кирәк.

Шул ук вакытта топ-менеджерлар, нефть чыгару тармагы һәм автомобиль бизнесы вәкилләре фатир алуга 8 ел эчендә акча җыя ала. Бу һөнәр ияләре башкалар белән чагыштырганда байрак. Төзелеш өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләргә һәм IT-белгечләргә 9 ел акча җыярга туры киләчәк. Туристик һәм кунакханә-ресторан өлкәсе вәкилләренә һәм административ персоналга 13 ел кирәк булачак.

Казан Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Владивосток шәһәрләре белән бергә кешеләргә фатир сатып алу өчен иң күп вакыт кирәк булган шәһәрләр исемлегенә кергән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading