16+

Бер гаилә мәчеткә машина бүләк иткән

Башкортстанның Дүртөйле районы Иске Кәңгеш авылының «Нәҗметдин» мәчетенә Мирзаяновлар гаиләсе машина бүләк иткән, дип яза «Кызыл таң» газетасы.

Башкортстанның Дүртөйле районы Иске Кәңгеш авылының «Нәҗметдин» мәчетенә Мирзаяновлар гаиләсе машина бүләк иткән, дип яза «Кызыл таң» газетасы.

Иске Кәңгеш авылында беренче мәчет төзелүгә 140 ел тулу уңаеннан, Нәҗметдин ишан нәселеннән булган профессор Вил Мирзаянов гаиләсе авылда мәчет төзеткән. Төзелештә иң алдынгы заманча технологияләр кулланылган. Күптән түгел Мирзаяновлар мәчеткә яңа автомобиль алып биргән. Тирә-як авыллардан да, Иске Кәңгеш авылы картлары да мәчеткә текә автомобильдә йөри. Мәчеткә халык күпләп килә. Ул төбәктәге рухи тормышның үзәгенә әйләнеп бара.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading