16+

Бер гаилә үз балаларын чылбыр белән бәйләп куйган

Яшүсмер кызларын чылбыр белән батареяга бәйләп куйганнар. Янәсе, мондый чара авыр характерлы яшүсмерне тәрбияләргә булышачак. 

Яшүсмер кызларын чылбыр белән батареяга бәйләп куйганнар. Янәсе, мондый чара авыр характерлы яшүсмерне тәрбияләргә булышачак. 

Красноярск төбәгендәге Минусск шәһәрендә яшәүче әти-әни яшүсмер кызларын чылбыр белән батареяга бәйләп куйган.

Нәкъ кыргый җәнлек кебек, аягын чылбырлар белән урап...Бу күренеш куркыныч төштәге яки криминаль фильмнардагы сыман. 13 яшьлек кыз үз әти-әнисенең әсиренә әверелә. Бу хакта «Комсомольская правда» хәбәр итә.

Минуссктагы Зеленый Бор поселогында яшәүче күп балалы гаилә, әни кешегә кырык яшь, ире аннан өч яшькә олырак. Алты балалары бар. Өлкән кызларына 13 яшь тулган. Гаиләдәге вазгыять шундый булган ки, кыз мәктәптән соң кире анда әйләнеп кайтырга теләмәгән. Эчүгә сабышкан әти-әнисеннән ераграк качарга теләгән ул. Шуңа кичләрен урамда йөреп уздырган. Күрәсең, әти-әниләре кызларына берничек тә йогынты ясый алмаган. Шуңа шундый кырыс җәза белән баланы тәрбияләргә булган алар.

Май ахырында, кыз кич белән кайткач, әтисе металл чылбыр алган һәм шуның белән баланың аягын батареяга бәйләп куйган. Өстәвенә, моңа әнисе дә каршы булмаган. Әти-әнисе йомшарганчы, кыз чылбыр белән бәйләнгән килеш сәгатьләр буе идәндә утырган. Башка бүтән алай эшләмәячәген вәгъдә иткәч кенә, аны җибәргәннәр. Ләкин бер атнадан соң шул ук хәл янә кабатланган. Бу юлы исерек хәлендәге әнисе үзе үк кызын чылбыр белән бәйләп куйган. Ике ай дәвамында кабатланган бу. 

Соңрак әлеге хәл турында хокук сакчылары һәм опека органнары белеп алган.

Красноярск крае һәм Хакасия Республикасы буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә «Комсомольская правда» журналистларына әлеге мәгълүматны раслаганнар. 

Тикшерүчеләр «Ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәү» маддәсе һәм «Бер төркем затлар тарафыннан алдан килешеп балигь булмаган баланы ирегеннән мәхрүм итү» маддәләре буенча җинаять эше кузгаткан. Гаилә башлыгы тоткарланган. Ә аның хатынын чыгып китмәү турындагы подписка астында калдырганнар, чөнки балигъ булмаган балалары бар.

Дом явно неблагополучный. Фото: прокуратура края
Төбәк прокуратурасыннан алынган мәгълүмат буенча, гаилә мәктәп эчендәге профилактик исәптә тора. Гаилә башлыгы берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылган.

Цепь. Фото: прокуратура края

Хәзерге вакытта барлык балаларны да әлеге гаиләдән алып, социаль балалар учреждениесенә урнаштырганнар. Балаларның әти-әнисен ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү мәсьәләсе хәл ителә. В Минусинске многодетные родители пристегивали дочь-подростка цепями к батарее. Фото: прокуратура края

Фото: Красноярск прокуратурасы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading