16+

“Бер генә чит ил машинасыннан да “Жигули”ныкы кебек ис килми”

РФ Дәүләт Думасы депутатлары үзебездә җитештерелгән автомобильләргә утырганмы?

РФ Дәүләт Думасы депутатлары үзебездә җитештерелгән автомобильләргә утырганмы?

2023 елның сентябрь аенда Россия Президенты Владимир Путин дәүләт хезмәткәрләрен үзебезнең илдә җитештерелгән машиналарда йөртергә кирәк дигән тәкъдим белән чыккан иде.

Бүген, ТР Дәүләт Советы депутатларында чыгыш ясаган Дума депутаты Айрат Фәрраховтан җирле парламент вәкиле Раил Шәмсетдинов әлеге карарның Мәскәүдә ничек үтәлүе хакында кызыксынды.

“Әгәр исемлекне карасак, анда машиналар күп һәм алар яхшы. Бу тәкъдим 2024 елның 1 гыйнварыннан гамәлдә. Дәүләт Думасы депутатлары бу тәкъдимне ни рәвешле үтәүләре хакында сездә статистика юкмы?”, - дигән соравын җиткерде  Раил әфәнде.

Айрат Фәрраххов билгеләп үткәнчә, Владимир Путинның тәкъдиме Дәүләт Думасы Советы тарафыннан расланган.

“Ул Мәскәүдә йөри торган автомобиль транспорты буенча бердәм карар кабул итте. Карар барысына да җиткерелгән һәм контрольдә тотыла. Россия Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы тарафыннан расланган исемлеккә кертелмәгән машиналар башка сатып алынмый.

Үземә килгәндә, мин каядыр очканда үземне каршы алырга сорыйм. “Форд Мондео” да, “Жигули” да килә. Нормаль машина, яхшы. Шуны әйтә алам, бер генә чит ил машинасыннан да безнең “Жигули”ныкы кебек ис килми”, - дип җавап бирде Фәррахов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading