16+

Бер ирдән йөзләгән бала туган

АКШта гинеколог булып эшләүче Куинси Фортье хатын-кызлар хастаханәсенең йөзләгән пациентын яшерен рәвештә аталандырган.

АКШта гинеколог булып эшләүче Куинси Фортье хатын-кызлар хастаханәсенең йөзләгән пациентын яшерен рәвештә аталандырган.

Бу хакта НВО документаль фильмында аның улы сөйләгән, аның әйтүенчә, бөтен дөнья буйлап аның йөзләрчә абыйсы, энесе һәм сеңелләре булырга мөмкин, дип яза New York Post.

Бу эш буенча тикшерүне Орегон штатыннан Венди Бэбст алып бара. Ниндидер мизгелдә хатын-кыз үзенең әтисенә  охшамаганын аңлый башлый. Менә шуннан соң башлана инде тикшерүләр.

1996 елда хатын 1974 һәм 1976 елларда үзенең орлыклыгы белән аталандырганы өчен гинеколог Фортьены судка биргән. Ә моңарчы хатын-кыз бу биоматериалны иренеке дип санаган. Соңрак ДНК-тест анализы күрсәткәнчә, балалар чыннан да Фортьедан туган икән. Суд барышында ике як та үзара килешү төзи алганнар.

1991 елда Невада штатының медицина ассоциациясе Фортьены ел табибы дип таныган. 1961 елда ул Лас-Вегаста хатын-кызлар клиникасын ачкан, шулай ук хәрби-һава көчләренең медицина резервы командиры дәрәҗәсенә ирешкән.
 

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading