16+

Бер ирнең телефонын талаганнар, үзен кыйнаганнар

Росгвардия хезмәткәрләре Казанда Яшел Үзән кешесен талаган егетне тоткарлады.

Росгвардия хезмәткәрләре Казанда Яшел Үзән кешесен талаган егетне тоткарлады.

Төнлә «Крылья Советов» паркы тирәсендә күңел ачкан зыян күрүче ир-ат исерек хәлдә була. 16 мең сумлык телефонын яшь кенә ике егет алып кача аның. Боларны куып җитеп, милкен кайтаруларын сорый башлаган ирне кызганмыйча кыйнап та аталар әле. Талаучыларның берсен «кайнар эз»ләрдән ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре эзләп таба. Икенчесен эзләү эше дәвам итә. Кыйммәтле телефонны хокук бозучылар шул тирәдә урнашкан чәчәк киоскына да, кафега да кереп юнь бәягә сатып җибәрмәкче булулары ачыкланды, әмма алучы гына табылмаган. Элек тә хөкемгә тартылганы булган 21 яшьлек талаучыны полиция бүлегенә озаталар.
Җинаять Кодексының 161нче маддәсе («Талау»)  буенча җинаять эше кузгатылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading