16+

Бер ханым кредитка алган 2,3 млн сум акчасын мошенникларга күчергән

Татарстаннан бер педагог кредитка алган 2,3 млн сум акчасын мошенникларга күчергән.

Татарстаннан бер педагог кредитка алган 2,3 млн сум акчасын мошенникларга күчергән.

Акчаны ул банкоматлар аша атна дәвамында күчергән.

Яр Чаллыдагы Яңа шәһәрдә яшәүче 57 яшьлек мәктәп укытучысы полиция бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать иткән. Хатын сүзләренчә, аңа банк хезмәткәрләре шалтыраткан һәм җыйган акчаларын башка счетка күчерергә теләүләре турында кисәтеп, тиз арада моны хәл итәргә тәкъдим иткәннәр. Хатын-кыз боларның барлык таләпләрен үтәгән, моннан тыш мошенникларның психологик басымы астында төрле банклардан 2 миллион 348 мең сумлык өч кредит алган. Аннары атна дәвамында аларны банкомат аша алдарлар әйткән банк счетларына күчергән.

Зыян күрүче имештер, моңарчы мошенниклар кулланучы схемалар турында белмәгән. РФ ҖК 159 нчы маддәсенең 4 нче өлеше (аеруча зур күләмдә мошенниклык кылу) буенча җинаять эше кузгатылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading