16+

Бер хатын ике ирдән берьюлы игезәк бәби тапкан

Кытайның Сямынь шәһәрендә яшәүче хатын-кыз ике ирдән берьюлы бәби тапкан, дип яза Daily Mail.

Кытайның Сямынь шәһәрендә яшәүче хатын-кыз ике ирдән берьюлы бәби тапкан, дип яза Daily Mail.

Әлеге шаккатыргыч яңалык балаларны полиция бүлегендә теркәү өчен ДНК тесты үткәннән соң билгеле булган. Тест үткәргәннән соң хатынның ире бер генә баланыкы булуы ачыкланган. Әти кеше баланың берсе үзенә бөтенләй дә охшамаганына аптырап йөргән булган, тест менә шул шиккә нокта куйган.

Ир хатыныннан әлеге хәлне аңлатуын сорагач, хатын тестны ялгыш уздырулары турында тәкърарлаган. Соңрак хатын үзенең хыянәт итүе хакында әйткән.

Ике ирдән яралган игезәк туу - бик сирәк очрый торган күренеш, андый сәер күренеш 13 меңгә бер генә очрак булырга мөмкин икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading