16+

Бер хатын-кыз баласы белән исле газдан агуланган

Төнлә Казанда исле газ белән агуланган ике кешене хастаханәгә озатканнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Вакыйга турындагы хәбәр ашыгыч зезмәтләргә 15 декабрь көнне 23:30да кергән. Ачыкланганча, Бондаренко урамындагы 27 номерлы торак йортның икенче катындагы бер фатирда ике кеше исле газ белән агуланган (аларның берсе бала).

Зыян күрүчеләр 1989 елгы хатын-кыз, аны "уртача авырлыктагы исле газ белән агулану" диагнозы белән Казанның җиденче шәһәр клиник хастаханәсенә озатканнар һәм уртача авырлыктагы исле газ белән агуланган 6 яшьлек малайны ДРКБга алып киткәннәр. Бәхеткә, әлеге казада һәлак булучылар юк.
Әлеге хәлнең сәбәбе билгеләнә, диделәр ведомствода.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading