16+

Бер хатын-кыз чит ирне аңсыз калдыраган

Гадәттән тыш хәл кафеда булган.

Гадәттән тыш хәл кафеда булган.

Татарстан буенча Росгвардиянең ведомстводан тыш сак идарәсе хезмәткәрләре Казанда яшәүче 29 яшьлек хатын-кызны тоткарлады. Ул кешегә авыр тән җәрәхәтләре китерүдә шикләнелә.

Көндезге сәгатьләрдә Ибраһимов проспектындагы кафедан тревога сигналы килеп ирешә. Биредә ял итүчеләр арасында чыккан низагның азагы бик тә ямьсез тәмамланган. Тикшерү барышында ачыкланганча, икесе ике төркемдә ял иткән хатын-кыз белән ир-ат бәхәсләшә башлый. Ханым ирне этеп җибәргән, тегесе, кафель идәнгә башы белән бәрелеп, аңын югалта. Кафе хезмәткәрләре, тревога төймәсенә басып, экипаж чакырта, «ашыгыч ярдәм»гә дә хәбәр итәләр.

Видеокүзәтү язмаларын карап, гаепле кешенең шәхесе ачыклана. 29 яшьлек хатын-кыз­ны «кайнар эз»дән тоткарлап, полиция бүлегенә озаталар. Зыян күрүче 7нче шәһәр хас­таханәсенең реанимация бүлегенә озатыла. Җинаять эше кузгатылырга тора.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading