16+

Бер хатын-кыз ярты миллион сум акча тапкан һәм аларны...

Полицейскийлар ярдәмендә ул аларны законлы хуҗасына кире кайтара алган.

Полицейскийлар ярдәмендә ул аларны законлы хуҗасына кире кайтара алган.

Томскта яшәүче бер хатын-кыз ярты миллион сум акча тапкан. Ул шәһәр үзәгендәге урам буйлап бара булган һәм кинәт биш меңле купюралар ятуын күреп алган. Полицейскийлар ярдәмендә ул аларны законлы хуҗасына кайтарган. Бу хакта төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәбәрдә Томскта яшәүче берәүнең 500 мең сум югалтуы турында хәбәр ителә. Тикшерүчеләр ир-атның банкоматларның берсеннән акча алуын ачыклаган. Шулай ук аның алга таба кая баруын ачыклаганнар. Берникадәр вакыттан соң Томскның Ленин районы буенча РФ Эчке эшләр министрлыгында шул ук акчаларны тапкан хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Шунысы кызык, бу акчаларны табылган урын ир-атның хәрәкәт итү маршруты белән туры килгән.

Ир-атка акчалары кире кайткан. Аларны тапкан хатын-кыз сөйләвенчә, ул юлда 5 мең купюралар күргән. Шунда ук полиция участогына мөрәҗәгать итәргә булган, анда шаһитләр катнашында хокук сакчыларына әлеге сумманы тапшырган. 

Фото:телеграм-канал «Mash Siberia»С помощью полицейских она смогла вернуть их законному владельцу.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading