16+

Бер хатын-кыз үзенә һәм туганнарына махсус рәвештә COVID-19 йоктырган һәм үлеп тә киткән

Хәзерге вакытта аның кече кызын реанимациядән гадәти палатага күчергәннәр.

Хәзерге вакытта аның кече кызын реанимациядән гадәти палатага күчергәннәр.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, 42 яшьлек хатын-кыз үз гаиләсенең барлык әгъзаларына коронавирус йоктырырга теләгән. Хатын-кыз ике кызы белән бергә ковид белән җиңелчә генә авырган танышы янына кунакка барган.  

Соңрак, хатын-кызның бөтен гаиләсе коронавирус белән авырый башлый. Хатын үзе дә бик каты авырып китә, ләкин ярдәм сорап медикларга мөрәҗәгать итәргә теләми һәм соңрак хастаханәдә үлеп китә.

Хәзерге вакытта аның кече кызын реанимациядән гадәти палатага күчергәннәр, мәрхүмнең ире һәм аның икенче кызы инфекциянең җиңел формасын йоктырган.

Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин коронавируска каршы вакцина ясауны иң кирәкле гамәл дип санавын җиткерде.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading