16+

Бер хатын-кызга аю ташланган

Приамурьеда бер туристка аю һөҗүм иткән.

Приамурьеда бер туристка аю һөҗүм иткән.

Туристлык базасында аю һөҗүменнән зыян күргән хатын-кыз Амур өлкә клиник хастаханәсендә реанимациядә ята, аның сул кулын кискәннәр. Хәле авыр, җәрәхәтләре җитди икән. Россия Эчке эшләр министрлыгының «Благовещенский» муниципальара бүлеге матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, дүшәмбе кичендә бер туристлык базасыннан гадәттән тыш хәл турында хәбәр килгән. Бер хатын-кыз, аюны ашату өчен, әлеге ерткыч яшәгән читлеккә кулын тыга. Аю аны эләктереп ала һәм җәрәхәтли. Урынга килгән оператив төркем, тикшерү үткәрү өчен, материаллар җыя.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading