16+

Бер көндә 58 литр кан тапшырганнар!

Кичә Казанда узган җәйге донор акциясендә халык республика кан банкын 58 литрга тулыландырды.

Кичә Казанда узган җәйге донор акциясендә халык республика кан банкын 58 литрга тулыландырды.

Чарага 129 кеше кушылды.

Хәйрия чарасы барышында активистлар истәлекле сувенирлар алдылар, ә канны беренче тапкыр тапшыручыларга донорлар сафына керү турында таныклыклар тапшырдылар. Кан тапшырган һәм donorsearch.org сайтында теркәлгән казанлылар ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеена ел ахырына кадәр билетларга 50 процентлы ташлама белән бару мөмкинлеге алды.

Җәйге донор акциясе ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге тарафыннан «Игелекле Казан» АКБО белән берлектә DonorSearch.org кан донорлары берләшмәсе ярдәме белән оештырылды, дип яза kzn.ru.

Чара «Донорлык культурасы» бөтенроссия акциясе кысаларында узды, дип хәбәр ителә Республика кан үзәге сайтында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading