16+

«Бер көндә белем алу мәктәбе»ндә намаз укырга өйрәтәләр

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте яңа белем бирү проектын башлап җибәрә. «Бер көндә белем алу мәктәбе» дип аталган әлеге курслар укучыларга тиз арада намаз укырга өйрәнү һәм ислам нигезләре белән танышу мөмкинлеген тудыра.

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте яңа белем бирү проектын башлап җибәрә. «Бер көндә белем алу мәктәбе» дип аталган әлеге курслар укучыларга тиз арада намаз укырга өйрәнү һәм ислам нигезләре белән танышу мөмкинлеген тудыра.

Курсларга 12 яшьтән алып 60 яшькә кадәр теләгән һәркем языла ала. Анда укучыларны ислам нигезләре, шәригать кануннары, тәһарәт һәм госел алу тәртипләре, мөселманнарның тышкы кыяфәтенә карата таләпләр, намазның фазыйләтләре, дога кылу һәм намаз уку тәртибе, ислам гакыйдәсенең әһәмияте, Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тормышы белән таныштырачаклар. Ураза тоту тәртипләре, аның әһәмияте һәм кагыйдәләре, зәкят, хаҗ кылу турында да мәгълүматлар биреләчәк.
«Бер көндә белем алу мәктәбе»ндә дәресләр түләүсез һәм атнага бер тапкыр – якшәмбе көннәрендә өч сәгать дәвамында – Казанның Галиев мәчетендә узачак.

Ислам нигезләрен өйрәнергә килүчеләрне диния нәзарәтенең тәҗрибәле хәзрәтләре, абыстайлары һәм яшьләр хәрәкәте волонтерлары укытачак. Дәресләр ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым оештырыла.
Дәресләр 2018 елның 25 мартында башлана.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading