16+

Бер кыз егетен үпкәннән соң үлгән

Әкиятләрдә, гадәттә, егет кеше үпкәннән соң, сөйгәненә җан керә. Ә  Канадада киресе булган.

Әкиятләрдә, гадәттә, егет кеше үпкәннән соң, сөйгәненә җан керә. Ә  Канадада киресе булган.

20 яшьлек Мириам Мишлен Дюкрэ егете белән үбешкәннән соң җан тәслим кыла. Бу турыда, башкаларга да сабак булсын дип, кызның әнисе хәбәр иткән. Аның әйтүенчә, кызының арахиска аллергия булган, астмадан җәфаланган. Егете исә бу проблема турында белмәгән булган. Свидание алдыннан арахис пасталы бутерброд ашаган. Очрашкач, яшьләр үбешкән һәм Мириам буыла башлаган, шуның белән матур мәхәббәт тарихына нокта куелган. Кыз ашыгыч ярдәм чакырырга өлгергән. Тик табиблар аның гомерен саклап кала алмый. 

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading