16+

Бер кызчык дүртенче каттан егылып төшкән

Кызчык карга килеп төшә, киемнәрен каккалый да өенә кереп китә.

Кызчык карга килеп төшә, киемнәрен каккалый да өенә кереп китә.

Томскта торак йортның дүртенче катының тәрәзәсеннән алты яшьлек кызчык егылып төшкән. Бәхеткә, сабый кар көртенә килеп утырган һәм үзе үк өйдәге әти-әнисе янына менә алган. Видеокүзәтү камералары кадрларында өй киемендәге кызчыкның карны ера-ера чыгып, подъездга таба китүе күренә.
Кызчыкны әти-әнисе шунда ук ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә илткәннәр. Табиблар аның күп санлы яралар алуын ачыклаган. Хәзер булган хәлне полиция тикшерә.

Эчке эшләр министрлыгының төбәк идарәсендә кызның әнисенә Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.35 маддәсенең 1 өлеше буенча (балигъ булмаганнарны карау, тәрбияләү, укыту, аларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау бурычларын үтәмәгән өчен) беркетмә төзегәннәр, дип сөйләгәннәр. Ул 100 дән 500 сумга кадәр штраф салуны күздә тота.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X